Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда дала һәм кыр киекләрен ау этләре белән аулау сезоны башланды

Татарстанда ретривер һәм спаниель кебек ау этләре белән дала һәм кыр киекләренә ау сезоны башланды.

Ау сезоны 2027 елның 5 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә  республиканың Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте

Суер, көртлек, боҗыр, урман шөлдие (вальдшнеп), соры көртлек, бүдәнә кебек киек кошлар, шулай ук күгәрченнәрнең кайбер төрләрен һәм урман күгәрченен аулау рөхсәт ителә.

Шул ук вакытта, күгелҗем урман күгәрчене (клинтух) һәм гади урман күгәрчененең дәүләт сагында булуын искәртәләр. Алар Россиянең Кызыл китабына кертелгән һәм бу төрләрне аулау катгый тыела.

Шулай ук ауда катнашучылар санына да чикләүләр билгеләнгән: бер эт белән ауга чыкканда өчтән дә артык аучы булмаска тиеш.

Казань КП

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев