Быел Татарстанда 1523,1 гектар мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкарылды.
Министр сүзләренчә, «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының өстәмә күрсәткечләренә ирешүгә аерым игътибар биреләчәк. Мәсәлән, «Урман үсемлекләре орлыклары запасы» күрсәткече – 11 455 килограмм булырга, ә «Үстерелгән утырту материалларының саны» 30 863 мең данәгә җитәргә тиеш.
«2023 елда республикада «Экология» илкүләм проекты буенча барлыгы 3614 гектар мәйданда урманнарны торгызу планлаштырыла. Калган эшләр – 2092 гектар мәйданда табигый урманнарны торгызу белән бәйле. Билгеләнгән кагыйдәләр буенча, әлеге чаралар җәйге-көзге чорда күреләчәк», – диде ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров.
Нет комментариев