Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда ел саен 14 меңнән артык кешедә яман шеш авыруы ачыклана

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы шундый саннар китерә. Татарстанда ел саен яман шеш авыруларының 14 меңнән артык яңа очрагы ачыклана. Аларның 52 %ы - хатын-кызлар, ә 48%ы - ирләр. Хәзер Татарстанның һәр 43 нче кешесе онкология диспансерында исәптә тора. Рәсми мәгълүматлардан күренгәнчә, ел саен дөньяда яман шеш авыруының 12,4 миллион яңа...

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы шундый саннар китерә.


Татарстанда ел саен яман шеш авыруларының 14 меңнән артык яңа очрагы ачыклана. Аларның 52 %ы - хатын-кызлар, ә 48%ы - ирләр. Хәзер Татарстанның һәр 43 нче кешесе онкология диспансерында исәптә тора.

Рәсми мәгълүматлардан күренгәнчә, ел саен дөньяда яман шеш авыруының 12,4 миллион яңа очрагы ачыклана. Соңгы 30 ел эчендә авыручылар саны икеләтә арткан.

Ракның иң югары ноктасы 60-64 яшьлекләргә туры килә. Россиядә яман шеш белән авыручыларның өчтән бере үз диагнозларын да белмичә, дәваланудан баш тарта һәм үлә. Ә бит аларның гомерен саклап та калып булыр иде, ди табиблар.

Тагын бер расланган факт: ракның 16 төре тәмәке тарту белән бәйле. Ә тәмәке тартучыларның 70 %ында үпкә яисә ирен рагы килеп чыгарга мөмкин. Дөньяда яман шештән үлемнең 20 %тан артыгына тәмәке сәбәпче.

http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X