Татарстанда ел саен унга якын бала вейп белән агулана
Золымнан котылу
Татарстанда ел саен унга якын бала вейп тартып агулана һәм табиблар кулына эләгә. Татарстан клиник наркология диспансеры баш табибы урынбасары Степан Криницкий шул хакта сөйләде.
«Без вейп белән агуланган балаларга Республика балалар клиник хастаханәсендә койка янында ук консультация бирәбез. Елына унга якын шундый очрак теркәлә. Шулай ук тәмәке, алкоголь һәм наркотиклар белән агулану очраклары да күзәтелә», – дип искәртте ул.
Криницкий аңлатканча, вейп катнашмасы белән агулану котининга (никотин таркалганнан соң барлыкка килгән продукт) анализ аша билгеләнә.
Татар -информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев