Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда энергетиклар һәм зажигалкалар сатуны тыю турында законны Думада хупладылар

Дәүләт Думасы депутатлары балаларга һәм яшүсмерләргә энергетиклар һәм зажигалкалар сатуны тыю турындагы законны хуплады.

Аны 2 ноябрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган иде. Парламентарийлар Татарстанда балалар һәм яшүсмерләр өчен мондый товарларны тыю турындагы закон бөтен ил өчен үрнәк булырга тиеш дип саный, дип яза «Парламент газетасы».

Искәртеп үтик, балигъ булмаган балаларга энергетиклар, зажигалкалар һәм составында сыекландырылган углеводород газы булган башка әйберләрне саткан өчен, закон буенча штраф каралган. Сатып алучыларга 3 меңнән 5 меңг сумга кадәр, вазифаи затларга – 30-50 мең, ә оешмаларга 100-150 мең штраф яный.

Татарстан бу проблемага игътибар иткән бердәнбер төбәк түгел: әйтик, энергетиклар сатуга чикләү илнең кырыктан артык субъектында – Башкортстанда, Якутиядә, Калмыкиядә, Тывада, Мәскәү һәм Ленинград өлкәләрендә, Карелиядә, Чечня Республикасында, Приморье һәм Ставрополь краенда һәм башка төбәкләрдә гамәлдә. Татарстандагы кебек үк, кайбер төбәкләрдә балигъ булмаган балаларга газ балоннары һәм зажигалкалар сатуны тыйдылар.

Бу актуаль закон, әмма аны федераль дәрәҗәдә кабул итү – озак процесс, дип билгеләп үтте Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррәхов. Аның сүзләренчә, әле мондый чикләү кертелмәгән күп субъектлар өчен бу яхшы үрнәк булачак.

 https://tatar-inform.tatar/news/dumada-tatarstannyn-energetiklar-ham-zazigalkalar-satuny-tyyu-turynda-zakonyn-xupladylar-5862525

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев