Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда язгы һава торышы турында фаразларны әйттеләр

КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгына алдагы өч айда татарстанлыларны нинди һава торышы көтүе хакында сөйләде.

Казанда март аенда уртача температура – нормадан бераз югарырак, ә явым-төшем күләме нормага якын булачак.

«Без Атлантика яки Урта диңгезнең циклон активлыгы йогынтысында булсак кына яз иртә киләчәк, бары тик алар гына җылылык һәм дым алып килә. Әгәр Себер антициклоны йогынты ясаса, яз соңарып киләчәк, яз башы салкын булачак», - дип искәртте Юрий Переведенцев.

Спикер мартның кыш ае булуын әйтте, чөнки әле һаман да тискәре температура өстенлек итә. Быел татарстанлыларга стандарт язга әзерләнергә кирәк. Температурадагы үзгәрешләр, атмосфера басымының кискен тирбәнеше яки басымның кисәк кимүе – боларның барысы да елның күчеш сезоннарына хас.

 

 https://tatar-inform.tatar

фото: https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев