2026 елда Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 53 миллиард сум юнәлдерергә ниятлиләр, дип хәбәр итә ТР Финанс министрлыгы матбугат хезмәте.
Иң күп акча түбәндәге проектлар өчен каралган:
. «Тормыш өчен инфраструктура» - 19,1 миллиард сум;
. «Гаилә» – 17,7 миллиард сум;
. «Яшьләр һәм балалар» - 7,6 миллиард сум;
. «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» - 2,8 миллиард сум;
. «Пилотсыз авиация системалары» - 2,0 миллиард сум;
. «Озын һәм актив тормыш» - 1,8 миллиард сум;
. «Экологик иминлек» - 933,6 миллион сум;
. «Туризм һәм кунакчыллык» - 500,8 миллион сум;
. «Нәтиҗәле һәм көндәшлеккә сәләтле икътисад» - 499,1 миллион сум.
Шулай ук билгеләп үтелгәнчә, 28,8 миллиард сум - федераль, ә 24,2 миллиард сум республика бюджетыннан бүлеп биреләчәк.
https://tatar-inform.tatar
Нет комментариев