Татарстанда контрактчылар өчен бер тапкыр бирелә торган түләүләрне арттырдылар
Бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәменең яңа кагыйдәләре 2026 елның 1 гыйнварыннан эшли башлады.
Татарстанда РФ Оборона министрлыгы белән килешү төзергә теләгән гражданнарга түләүләрне 2,9 млн сумга кадәр арттырдылар.
Бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәменең яңа кагыйдәләре 2026 елның 1 гыйнварыннан эшли башлады.
Әлеге түләү ике өлештән формалаша: Татарстан бюджетыннан 2,5 млн. сум бүлеп бирелә, ә 400 мең сумны министрлык бирә.
Югары түләүләргә МХОның булачак сугышчылары гына түгел, ә пилотсыз системаларның яңа гаскәрләренә хезмәт итүгә контракт төзегән гражданнар да, шулай ук Африка корпусының яңа гаскәрләре дә дәгъва итә ала. Контрактчыларның барлык категорияләре өчен полигоннарда әзерлек каралган.
Пилотсыз системалар гаскәрләре һәм Африка корпусы сугышчылары кимендә ике ай белем ала. Бу бүлекчәләргә сайлау кырысрак: Африка корпусында дәгъвачыларның ныклы сәламәтлегенә һәм сугышчан тәҗрибәсенә басым ясыйлар.
Татарстанда контракт төзү һәм контракт хезмәте узуга гариза бирү турында сайтта белергә мөмкин: https://heroes-tatarstan.ru 8 800 222 59 00 һәм 117 телефоннары буенча хәрби комиссариатка яки сайлау пунктына килергә.
ДОСААФ РТ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев