Татарстанда коронавирус белән авыручылар гыйнварның беренче атнасында кимегән
Татарстанда ковид белән авыручылар гыйнварның беренче атнасында кимегән. 1-6 гыйнварда ковид белән авырган 534 кеше теркәлгән. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан буенча җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
«100 мең кешегә 13,7 авыру туры килә. Гыйнварның беренче атнасында авыручылар декабрь күрсәткеченнән 18 процентка түбәнрәк. Авыручылар дәрәҗәсе узган атнадан 28 процентка түбәнрәк», — дип сөйләде ул.
Авдонина сүзләренчә, авырулар саны арту темпы соңгы атнада 0,7 процент тәшкил иткән. Яңа елга бер атна кала ул 0,8 процент дәрәҗәсендә сакланды, дип ачыклык кертте ул.
«Тикшеренүгә бәйле рәвештә яңа коронавирус инфекциясе ачыкланган авырулар чагыштырмача 95 процент тәшкил иткән. Авырулар белән элемтәдә булган кешеләрнең 4 проценты авыруы булуы ачыкланган. Һәм скрининг нәтиҗәләре буенча — 1 процент», — диде Авдонина.
«Яңа ел бәйрәмнәрендә коронавирус буенча ниндидер яңалык юк. Барысы да штатлы режимда, чагыштырмача тыныч», — диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев