Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда тукыма җитештерү комбинаты булдырырга тәкъдим иттеләр

Татарстанда тукыма җитештерү комбинаты барлыкка килергә мөмкин. Бу тәкъдимне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның эшмәкәрләр белән очрашуында «Ирэн» тегү остаханәсе хуҗасы Ирина Купряхина әйтте.

«Россия җитештерүчеләренең статусын күтәрү — импортка алмаш мөмкинлеге. Әмма хәзер зур проблема килеп чыга — тукымалар җитештерү. Барлык тукымалар да, чималлар да чит илдән кертелә. Әйтик, киҗе-мамык тукыма 100 процентка, химик сүс 80 процентка, йон 60 процентка читтән кертелә», — диде ул.

Аның сүзләренчә, әлеге тенденция җепләр һәм тукыма сатып алу проблемасын тудырачак, чөнки аларның бәясе уртача ике тапкырга арткан.

«Россиядә тукыма җитештерә торган берничә оешма бар, алар дәүләттән субсидия ала. Ә калган бар нәрсәне дә башка илләрдән сатып алабыз. Татарстанда тукыма җитештерү комбинаты ачу мөмкинлеген карауны тәкъдим итәбез. Тулаем алганда, моның өчен бездә барысы да бар диярлек — химик һәм аграр комплекс, шулай ук теләк тә бар», — дип йомгаклады ул.

https://pixabay.com/ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: материал производство материи производство материи в россии