Татарстанга җылы көннәр кайта: бүген  28 градуска кадәр җылылык була
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанга җылы көннәр кайта: бүген 28 градуска кадәр җылылык була

Бүген - 20 июльдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.

Синоптиклар көндез явым-төшем яумас дип фаразлый.  Җил төньяктан, секундына 5–10 метр тизлектә, көндез урыны белән 13 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

Төнлә һава температурасы +12..+17 градус булса, көндез +23..+28 градуска кадәр җылытачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе белгечләре.

 

фото: Сергей Трусов

 


Нет комментариев