Татарстанның 755 авылында, шул исәптән Лениногорск районы авылларында интернет һәм кәрәзле элемтә барлыкка киләчәк
Россиянең цифрлы үсеш министрлыгы интернет һәм кәрәзле элемтә кертеләчәк авыллар исемлеген раслады. Бу исемлеккә Татарстанның 43 районыннан 755 авыл кергән.
Исемлектә Лениногорск районының 9 авылы кергән.
Интернет һәм кәрәзле элемтә булдыру федераль закон кысаларында башкарыла. Закон буенча, халкы 100дән 500гә кадәр булган торак пунктлар Wi-Fi га тоташу нокталары белән тәэмин ителергә тиеш.
Моннан тыш, Татарстанның сигез торак пунктында сыйфатлы кәрәзле элемтә барлыкка киләчәк.
Программа буенча бөтен Россия буенча 24 670 торак пунктны Интернет белән тәэмин итү планлаштырыла, ә 2 389 авылны кәрәзле элемтә белән тәэмин итү планлаштырыла.
Лениногорск районында 9 авыл исемлектә, болар: Мичурин, Мордва-Кармалка, Мөэмин-Каратай, Яңа Сережкино, Яңа Шөгер, Яңа Чыршылы, Урмышлы, Федотовка, Юлтимер.
Чыганак: https://digital.tatarstan.ru/index.htm/news/1859804.htm
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев