ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанның «Юнармия» командасы Россиядә — иң яхшысы

Татарстанның «Юнармия» хәрәкәтенең төбәк бүлеге Бөтенроссия смотр-конкурсында җиңү яулады, дип хәбәр итә Үзәк хәрби округ матбугат хезмәте.


Смотрда утыз юнәлеш буенча 60 регион катнашкан, шул исәптән — хәрби-патриотик эшчәнлек һәм хәрби-спорт чаралары уздыру буенча.
Йомгаклау нәтиҗәләре буенча, ТР «Юнармия»се 1089 балл җыйган. Калуга өлкәсе — 848 балл туплап көмеш медальгә лаек булган, ә Ставрополь краеның «Юнармия» командасы бронза медаль алган, аларда 801 балл.

 


Нет комментариев