Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әти-әниләр комитетына гаризалар кабул итү кампаниясе старт алды

Комитетка теләге булган, 14-18 яшьтәге баласы булган әти-әни керә ала.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы каршындагы әти-әниләр комитетына гаризалар кабул итү кампаниясе 15 майга кадәр эшлиячәк. Бу хакта министрлыкның рәсми сайты хәбәр итә.

14-18 яшьтәге балалсы булган,нинди дә булса өлкәдә эксперт булган, теләгән әти-әни әлеге комитетка керә алачак.

Моның өчен түбәндәге сылтамада күрсәтелгән форманы тутыру сорала: https://forms.gle/2RXZ6A7hVbUvcbgdA.

Әти-әниләр комитетының максаты – Татарстан Республикасында яшүсмерләр белән хезмәттәшлек итү эшен алып бару белән бәйле тикшеренү, фәнни, проект, мәгълүмат һәм башка төр эшчәнлекләрдә эксперт ярдәме күрсәтү.

 Елга 2-3 утырыш оештыру планлаштырыла.

Әти-әнилар комитеты составына рәис, рәис урынбасары, җаваплы сәркатип һәм эксперт-әгъзалар керәчәк.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елга Министрлык үзе өчен төп өстенлекне – яшүсмерләр мәсьәләсен билгеләде.

Чыганак: https://minmol.tatarstan.ru/index.htm/news/1972184.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев