«WhatsApp»ны ябачаклар, диләр...
Россиядә «Whatsapp»ны ябачаклармы? Бу сорауга Россия Федерациясенең Санлы үсеш, элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев Петербург халыкара икътисади форумы барышында җавап бирде.
"Әлегә бу хакта сүз бармый", - дип китерә аның сүзләрен "РИА Новости" басмасы.
Дәүләт компанияләренең һәм хакимият органнары вәкилләренең бу мессенджердан китүен чиновник әлеге өлкәдә көндәшлек белән аңлата. Ул билгеләп үткәнчә, кулланучыларның шактый зур өлеше "Telegram"ны сайлаган, ул хәзерге вакытта көндәшлеккә сәләтле.
Фото: Лениногорск-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев