Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Якташларны искә алдылар

Чернобыль атом электростанциясендә булган һәлакәткә быел 26 ел тулды. Әлеге уңайдан, Ленин проспектындагы аллеяда алар истәлегенә куелган мемориал янына аварияне ликвидацияләүдә катнашкан лениногорскилылар җыелды. Һәлак булган якташларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Очрашуда башкарма комитет җитәкчесе В.Друк, "Чернобыль" җәмәгатьчелек оешмасы рәисе О. Кабацкий катнашты. Владимир Друк чыгыш ясап: -26...

Чернобыль атом электростанциясендә булган һәлакәткә быел 26 ел тулды. Әлеге уңайдан, Ленин проспектындагы аллеяда алар истәлегенә куелган мемориал янына аварияне ликвидацияләүдә катнашкан лениногорскилылар җыелды. Һәлак булган якташларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Очрашуда башкарма комитет җитәкчесе В.Друк, "Чернобыль" җәмәгатьчелек оешмасы рәисе О. Кабацкий катнашты. Владимир Друк чыгыш ясап:
-26 ел элек дөньяны Чернобыль атом электростанциясендәге һәлакәт тетрәндерде. Аварияне ликвидацияләүгә барлык көчләр эшкә җигелде. Ярдәмгә килгән кешеләр тырышлыгы белән бәлане җиңдек. Сезнең алда баш иеп, рәхмәт әйтәбез,- диде ул.
Бу сүзләргә Олег Кабацкий да кушылды.
- Елдан-ел безнең сафлар сирәгәя. Бүген дә без арабыздан киткән батырларны искә алабыз. Шәһәр һәм районнан аварияне ликвидацияләргә 200 кеше китте. Шуларның икесе - хатын-кыз. Мондый кайгы бүтән булмасын иде,- диде.
Чыгыштан соң бер минутлык тынлык игълан ителде. Аннан мемориалга чәчәкләр куелды. Мәдәният сарае үзешчәннәре әзерләгән тирән эчтәлекле концерт очрашуны дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чернобыль

2
X