Яшьләр театры: яңа состав, яңа көч
Лениногорскиның Яшьләр театры бу сезонда тамашачыны яңа спектакль белән сөендерде, киләчәккә дә планнары зурдан
Габдулла Тукайның "Кәҗә белән сарык хикәяте"н кайсыбыз гына белми икән? Лениногорскиның Яшьләр театры Габдулла Тукайның 135 еллыгына бүләк әзерләде: якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре Гәрәй Рәхимнең шул исемдәге әкиятен сәхнәләштереп, тамашачыга тәкъдим итте. Бу әсәр Тукайга кадәр үк төрле халыкларның фольклорында булган – аеруча Европа илләрендә. Шул сюжетны әдәби әсәр итеп, татар тормышына яраштырып Тукай язган. Әлбәттә, Гәрәй Рәхим аны бераз үзгәрткән, заманчалаштырган.
Спектакльне сәхнәгә куючы режиссер – Зөмәрә Шәрәпова. Зөмәрә апа җитәкчелегендә, яшьләр театры башкаруында лениногорскилылар күп төрле спектакльләр караганы бардыр. Берничәсен искә төшереп китик: Рәмзия Габделхакованың “Өзелгән яфраклар”, “Синсез яши алмыйм” спектакльләре аншлаг белән үтте.
Театрның режиссеры Зөмәрә Шәрәпова әйтүенчә, балалар өчен спектакльне яшьләр театры белән куясы килеп йөрегән.
- Менә быел җае да чыкты. Беренчедән, якташыбыз Гәрәй Рәхимгә быел 80 яшь тула, икенчедән бөек шагыйребез Габдулла Тукай тууына да 135 ел тулды. Шул уңайдан тиз генә уйладык та,"Кәҗә белән сарык" әкиятен куярга булдык. Эшкә ныклап керештек, эш артистлар эзләүдән башланды, - дип сөйли Зөмәрә апа.
Артистлар эзләп интегергә туры килмәгән, ул күз алдында тоткан кешеләр барысы да уйнарга ризалыгын биргән. Үзәк китапханәнең милли бүлегеннән – Ләйсән Шәмсуарова-Рахманова, Инзилә Нуриәхмәтова, Гүзәл Падюкова килә. Регина Гыйззәтуллина 4 нче балалар бакчасында музыка җитәкчесе, язучы Зилә Мөдәрисова, танылып килүче артист, шигырьләр язучы Гүзәл Талипова, Лена һәм Салих Хәмәтҗановлар – 4нче мәктәп укытучылары (аларны моңарчы Лениногорск халык театрында уйнаганнарын күрдек), талантлы, җырчы кыз – Нәзилә Алишева, тагын бер талант иясе – Нәҗип абый Шәрифуллин.
- Балалар өчен язылган әсәр булса да, төрле яшьтәгеләр өчен кызыклы дип уйлыйм. Якташыбыз Гәрәй Рәхим бик оста итеп спектакльнең инсценировкасын язган. Аңарда драматург чаткылары, сәхнәне тоемлау көчле, - ди Зөмәрә апа.
Сүз уңаеннан, үзе язган әсәр буенча спектакль куелганын Гәрәй Рәхим ишеткән. Зөмәрә апа белән телефон аша сөйләшкән. Спектакльне карау теләге зурдан икәнен әйткән, октябрьдә карарга кайтуын да хәбәр иткән.
Зөмәрә Ләбибовна әйтүенчә, Яшьләр театрында моңа кадәр Ләйсән Шәмсуарова, Регина Гыйззәтуллина белән очрашып, сөйләшүләр алып барганнар, ягъни тетар бөтенләй дә сулыш алудан туктамаган. Һәм менә быел яңа состав белән сәхнәгә чыктылар. “Барысы да бик әйбәт уйнады, репетицияләргә йөрделәр, нәрсә әйтергә теләгәнне ярты сүздән аңлап алып, шуны башкарды артистларым. Рәхмәт аларга!”, - ди.
Әсәргә музыкаль бизәлешне үзләре сайлаган. Артистлар җырчы бит: Инзилә белән Ләйсән көй таба да, Гүзәл Талипова куя.
Режиссер сер итеп кенә киләчәккә дигән планнаырн да әйтте, мин исә сезгә сер итеп җиткерәм: “Әниләр һәм бәбиләр” спектакленә алынып, шуны куярга планлаштыралар. Әлбәттә, талантлы, милләтебез өчен янып торган артистлар һәм җитәкчесе барында, без әлеге спектакльне, һичшиксез, сәхнәдә күрәчәкбез, Ходай язса.
Розалия Мостафина
Язманы тулысы белән "Заман сулышы" газетында укырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев