Зур күләмдәге бурычын түләми йөргән лениногорскилының җиңел автомобиле кулга алынган
Алга таба да булган бурычларына битарафлык күрсәтүен дәвам итсә, хуҗаның машинасыннан бөтенләй колак кагуы мөмкин.
“Mazda 6” автомобиле хуҗасы булган җирле кеше: бурычлы – үлми, чирле үлә” дип яшәгән, күрәсең, бүгенге көнгә аның банкларга бурычы 720 меңнән артып киткән.
Аны банк каршындагы бурычларны игътибарсыз калдыру күңелсезлекләр белән яный дип, суд приставлары берничә тапкыр кисәткән, ләкин ир-ат моңа әһәмият аерым биреп тормаган.
Моннан тыш, җиңел машинаны кулга алган вакытта ул хокук сагында торучыларга каршылык күрсәткән. Машина, шулай да, махсус тукталышка озатылган.
Икенче көнне, нәтиҗәләрнең җитдилеген аңлап, лениногорскилы бурычның төп суммасын банкка кайтарып биргән. Хәзер аңа машинасын кире кайтару өчен башкару җыемын (исполнительный сбор), эвакуаторга һәм саклауга тотылган чыгымнарны түләргә кирәк. Яраткан “Mazda”сын ул шуннан соң гына кулына алу бәхетенә ирешәчәк.
Бу хакта мәгълүмат федераль суд приставлары хезмәтенең Лениногорск бүлегеннән алынды.
Моннан тыш, Лениногорскида яшәүче тагын бер автомобиль хуҗасының бурычлары аркасында машинасыннан колак кагу куркынычы бар. Аның да машинасына арест салганнар, әмма әлегә аны җаваплы саклауга калдырганнар. Әгәр ир-ат 202 мең сум бурычын түләмәсә, җиңел машинаны сатуга чыгарачаклар.
фото: УФСПП по РТ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев