63 яшьлек пенсионерның өендә корал склады тапканнар
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

63 яшьлек пенсионерның өендә корал склады тапканнар

Баулы районында яшәүче пенсионер элек хөкем ителгән булган. Участковыйлар аның өеннән ике ау мылтыгы обрезы, ТОЗ-Б һәм ТОЗ-БМ мылтыкларыннан ясалган обрез, сугышчан патроннар белән атуга көйләнгән "Наган-С" револьверы, бер кәүсәле, спорт-ау, пневматик винтовкалар табалар. Законсыз корал саклаганы өчен аңа карата җинаять эше кузгатылган. Бу турыда Эчке эшләр министрлыгы сайты хәбәр...

Баулы районында яшәүче пенсионер элек хөкем ителгән булган.


Участковыйлар аның өеннән ике ау мылтыгы обрезы, ТОЗ-Б һәм ТОЗ-БМ мылтыкларыннан ясалган обрез, сугышчан патроннар белән атуга көйләнгән "Наган-С" револьверы, бер кәүсәле, спорт-ау, пневматик винтовкалар табалар.

Законсыз корал саклаганы өчен аңа карата җинаять эше кузгатылган. Бу турыда Эчке эшләр министрлыгы сайты хәбәр итә.


Нет комментариев