Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Алкоголь сатсалар – хәбәр итегез

Этил спирты, алкоголь һәм составына спирт кергән продукциянең әйләнеше өлкәсендә оператив хәлнең катлаулануы сәбәпле, 8 февральдән шәһәр һәм район территориясендә "Алкоголь" оператив-профилактик чара үтә. Аның максаты - гамәлдәге закон үтәлешен тикшерү. Ел башыннан бирле Лениногорск хокук сакчылары тарафыннан 42,2 литр алкоголь, составына спирт кергән продукция, шул исәптән сыра алынган. Административ...

Этил спирты, алкоголь һәм составына спирт кергән продукциянең әйләнеше өлкәсендә оператив хәлнең катлаулануы сәбәпле, 8 февральдән шәһәр һәм район территориясендә "Алкоголь" оператив-профилактик чара үтә. Аның максаты - гамәлдәге закон үтәлешен тикшерү.


Ел башыннан бирле Лениногорск хокук сакчылары тарафыннан 42,2 литр алкоголь, составына спирт кергән продукция, шул исәптән сыра алынган. Административ практика буенча, РФ Административ тәртип бозулар кодексының 14.2 нче маддәсе нигезендә, 21 беркетмә төзелгән. Шуларның уникесе кичке вакытта сыра һәм аракы саткан өчен, тугызы - продукцияне стационар булмаган объекттан реализацияләгән өчен.
Искәртәбез, 2013 елның 1 гыйнварыннан сыраны да нибары стационар булып саналган объекттан гына сатарга рөхсәт. Моннан тыш, алкоголь эчемлек, шулай ук сыра сатарга рөхсәт ителмәгән урыннар исемлеге дә бар. Болар - мәгариф объектлары, медицина, спорт оешмалары һәм аның территорияләре. Монда шулай ук вокзал, аэропорт һәм халык күпләп җыела торган урыннар да керә.
Хөрмәтле гражданнар! Әгәр дә законсыз рәвештә алкоголь һәм составына спирт керүче продукция сату очраклары турында билгеле булса, 02, 2-72-20 яисә ТР Эчке эшләр министрлыгының тәүлек буе эшли торган (8-843) 291-20-02 телефонына шалтыратуыгызны сорыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алкоголь