Лениногорскида ике исерек бәхәсе пычакка кадәр барып җитә
Узган атнада район үзәк хастаханәсенә күкрәгенә чәнчү яралары белән 44 яшьлек Лениногорск кешесен китерәләр. Ул хокук сакчыларына танышы яралавын әйтә.
Гаепләнүче участок полициясе вәкиле тарафыннан тоткарлана. Хәл ачыкланганча, беркайда да эшләмәүче 60 яшьлек ир-ат танышы белән спиртлы эчемлекләр эчкәннәр. Алар арасында бәхәс чыга һәм 60 яшьлек ир-ат 40 яшьлеккә пычак белән кадый.
Җинаять булган урыннан пычак алына.
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды.
Лениногорск эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте.
фото:pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев