Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Югалган телефоннар хуҗаларга кайтты

Үзәк мәйданда Лениногорск районы Эчке эшләр бүлеге шәхси составының гарнизон җыены узды. Анда үз эшләренә тугры булып, намуслы хезмәт иткән Лениногорск районы буенча Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләрен тәбрикләделәр. Рәхмәт хатына полициянең патруль-пост хезмәте хезмәткәрләре Руслан Дәүләтшин, Рәмис Зиннуров һәм Реваль Мусин ия булды. Алар, Әгадуллин урамындагы "Купец" кибете каршында "кайнар...

Үзәк мәйданда Лениногорск районы Эчке эшләр бүлеге шәхси составының гарнизон җыены узды. Анда үз эшләренә тугры булып, намуслы хезмәт иткән Лениногорск районы буенча Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләрен тәбрикләделәр.


Рәхмәт хатына полициянең патруль-пост хезмәте хезмәткәрләре Руслан Дәүләтшин, Рәмис Зиннуров һәм Реваль Мусин ия булды. Алар, Әгадуллин урамындагы "Купец" кибете каршында "кайнар эзләр" буенча 1994 елгы егетне тоткарлый. Ул 1963 елгы ир-атны кыйнап, барсеткасын урлаган була. Аңа карата хәзер җинаять эше кузгатылган.
Полиция хезмәткәрләре ярдәме белән табылган кәрәзле телефоннар да бу көнне хуҗаларына тапшырылды. Телефон ияләре моңа сөенеп, рәхмәт әйтте.
Шәхси составка район һәм шәһәрдәге оператив хәлнең торышы җиткерелеп, хәзерге вакытта эзәрлекләнүче кешеләрнең исем-фамилияләре әйтелгәч, барысы да җәмәгать тәртибен саклау өчен постларга юнәлде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Полиция