Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Куакбаш авылында китаплар сандыгын «актардылар»

Куакбаш авылында китап укыйлар, халык еш кына китапханәгә килә, биредә узган бәйрәм чараларында актив катнаша.


Монда китапханәче Гүзәлия Мифтахова  күптәннән китаплар “иле” белән җитәкчелек итә. Барлык китапларның эчтәлеген яттан диярлек белә ул. Кызыклы чараларны да даими үткәреп тора.

Быел яз аеннан Куакбаш авылы мәдәният йортында яңа хезмәткәр Сиринә Мөхәмәтшина эшли башлады. Һәм бу ике ханым бер-берсе белән уртак тел табып, авылдагы мәдәни якны тагын да җанландырып җибәрделәр.

Күптән түгел “Онытылган китаплар сандыгы” дигән әдәби кичә узды. “Һәр китапханәдә китаплар киштәсендә яңалары белән бергә күптәнге, кайчандыр бик популяр булган, ә хәзер онытылган китаплар бар. Бу китаплар бер яктан караганда гына онытылган кебек. Шушы элеккеге, классик язучыларыбыз язган әсәрләрне алып укысаң, анда хатирәләр яңадан кузгала, балачаклар искә төшә”, - дип сөйли китапханәче Гүзәлия Мифтахова.

Әлеге китаплар бүген үзләрен үги итеп сизмәсеннәр, күңел түрләрендә уелып калган китапларны барлау максатыннан, “Чишмә” әдәби клубы һәм “Көзге игелек атнасы” кысаларында җылы эчтәлекле әдәби кичә уздырганнар. 

Китапханә уртасында, әлбәттә, китаплар сандыгы куелган. Ул – чараның бизәге.  Сандыкта  классик язучыларыбыз: Галимҗан Ибраһимов, Әмирхан Еники, Һади Такташ, Габдрахман Әпсәләмов һәм башкаларның китаплары куелган.

 “Безнең авылда китап укучылар шактый. Мин алар өчен шатланып торам. Кайчакта нәрсә укыйм, нинди китап алыйм дип килгәндә, мин классик язучыларыбыз әсәрләрен тәкъдим итәм”, - ди китапханәче.  
Кичәнең икенче өлешендә исә онытыла барган җырларны җырлаганнар. Яшел тышлы җыр китабын хәтерлисезме? Шундагы элеккеге җырлар – халкыбыз асылташлары. Алар онытылмаячак та.  
Апалар татар халык уеннарын да яратып кабул иткәннәр. “Капка”, "Челтәр элдем читәнгә", "Йөзек салыш", "Парлашу" кебек уеннар алар өчен кызыклы булган, кич утыруларда уйнаганнарын исләренә төшергәннәр. 

Җырлы-әдәби кичәнең ахырында  бергәләп чәй эчкәннәр. Апалар үзләре белән тәмле ризыклар алып килгәннәр. 
 

Язма тулысы белән "Заман сулышы" газетында чыкты.

Фотолар: авыл китапханәсеннән

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев