Лениногорск сулыклары территориясендә черкиләргә каршы эшкәртү эше алып барыла
“Гигиена һәм эпидемиология үзәге” дәүләт учреждениесенең Лениногорск районы буенча бүлеге хәбәр итүенчә, бүген, 7 июль көнне санитар эшкәртү эшләре 15 гектар мәйданда башкарылган.
Бу – черки личинкалары булуы ачыкланган сулыклар тирәсе. Бер көн эчендә Медсанчасть янындагы, үзәк күлләр, Иске Иштирәк, Иске Писмән, Зәй-Каратай һәм Керкәле авыллары янында урнашкан сулыклар территориясендә черкидән эшкәртү эшләре башкарылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев