Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Районда, Зеленая Роща бүлекчәсендә эретмә үзәген кулланылышка тапшырдылар

Аграрийлар авыл хуҗалыгы культураларын яфрактан тукландыру һәм кырларда корткычлардан, чүп үләннәреннән саклау чараларын күрү өчен ясалган эретмә үзәкләреннән файдаланалар.

 

Авыл хуҗалыгы тармагында яңа технологияләр барлыкка килә тора, технологияләрне аграр хуҗалыклар үзләрендә куллана тора. Дөрес, әлеге технологияләрне куллану өчен финанс средстволары да шактый кирәк. Эретмә үзәге дә күп чыгымнар сорый торган стационар комплекска керә.

Эретмә үзәкләре районда “Август-Лениногорск” җәмгыятендә (аларда ике урында), “Сатурн-Урал” һәм “Маркс” хуҗалыкларында гадиләштерелгән формадагысы бар. Менә быел җәен “Союз-Агро”ның Зеленая Роща бүлекчәсендә дә ясап куйдылар.

Эретмә үзәге (икенче төрле эретмә төене дип тә йөртәләр) – агрохимик эретмәләрне ясау комплексы ул.  Культураларның уңышы гына түгел, бөртеклеләрнең сыйфаты аның ярдәмендә да арта. Агрохимик чаралар эретмә үзәгендә ясала һәм сыек хәлдә кырга китерелә. “Союз-Агро” җәмгыятенең Зеленая Роща бүлекчәсе җитәкчесе Фәнис Шәйхетдинов аңлатуынча, алар ике төрле агрегат ясаганнар.

"Берсе КАС -32 дип атала. Әлеге зур мичкәгә 1 тонна карбамид, 1 тонна аммиак селитрасы, 300 килограмм сульфат аммония, 1 тонна су салына. Мичкәдә барысы да бергә бутала  һәм агротанкка (бу шундый зур мичкә, махсус полимер капламнан эшләнгән, мичкә сыек ашламаларны саклау өчен кулланыла) тутырып куябыз. Кырга алып чыгарга әзер эретмә булып тора ул”, - дип сөйли Фәнис Шәйхетдинов.

Хуҗалыкта икенче эретмә төене – автоматлаштырылган. Монда 9 компонент бергә кушыла ала икән.

Тулырак "Заман сулышы" газетында, җомга санында укырга мөмкин.

Розалия Мостафина фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев