Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Урмышлы балалар бакчасында «Әниемнең күңел сандыгы» узды

Әниләр көненә багышланган кичә турында бакча тәрбиячесе хәбәр итә.

 

"Без  Урмышлы балалар бакчасында "Әниемнең жылы кочагы" дип исемләнгән әниләр көненә багышланган кичә үткәрдек. Кичәбез ике өлештән торды. Беренче өлештә әниләрне котлап, җырлар, биюләр булды, шигырьләр сөйләделәр.

Икенче өлештә милли гореф-гадәтләр, йолаларыбызны искә төшереп "Әниемнең күңел сандыгы" ннан альяпкыч, сөлге, кәләпүш, читек турында сөйләп, җырлап искә төшереп күңел ачтык. Әниләр рәхмәт әйтеп киттеләр. Балаларга да мондый чара ошады.

Бакчабызда 8 бала тәрбияләнә. Алар бар яктан да тәрбия алсын өчен барлык шартлар тудырылган"

Гүзәлия Илалтдинова 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев