Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Зәй-Каратай мәктәбенең ветеран укытучы-остазлары бергә очрашты (+ фотолар)

2023 ел Россия күләмендә Укытучылар һәм остазлар елы диеп, Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы буларак билгеләп үтеләчәк. Шушы уңайдан, Зәй-Каратай мәктәбендә без ветеран укытучыларыбыз, остазларыбыз белән очрашу оештырдык.


 Очрашуга ветеран укытучыларыбыз Сылу Габдулла кызы Насыбуллина, Лилия апа Батталова, Венера Фаиз кызы Фаткулова килделәр. Укытучыларыбыз килүгә мәктәбебезнең якты, чиста, матур булуы белән хозурланып сыйныф бүлмәләрен карап, йөреп чыктылар. Үзләре укыткан дәвер белән чагыштырып, мәктәпне “ оҗмах йорты” дип атадылар, безнең дә эшебезгә югары бәя бирделәр.

Мәктәп администрациясе исеменнән барлык өлкән укытучыларга, остазларыбызга Рәхмәт хатлары тапшырылды. Безнең очрашуыбыз җыр-музыка, видео сәламнәр, блиц-сораулар, мавыктыргыч уеннар белән бергә үрелеп барды. Очрашуны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Резедә Камалетдинова әзерләде һәм алып барды.

Очрашу барышында Сылу апа, Лилия апа үзләре укыткан укучылары: мәктәп директоры Ләйсә Шәһит кызы Әхмәтова (Якупова) һәм Резедә Камил кызы Камалетдинова (Хайбрахманова) белән горурланып утыруларын әйттеләр. Ямь өстенә  ямь өстәп, ул көнне Лилия апаның гомер бәйрәме дә булып чыкты. Барлык коллектив исеменнән Ләйсә Шәһитовна беренче укытучысына саулык-сәламәтлек теләп, чәчәк бәйләме тапшырды.

Очрашу барышында ветеран укытучыларыбыз бүгенге көн кадагында торган  мәсьәләләргә дә тукталдылар, татар теленең онытыла баруына, мәктәптәге укучыларның саны азрак булуына  борчылуларын белдерделәр,  бүгенге көндә хезмәт куючы укытучыларыбызга акыллы киңәшләрен бирделәр.

 Чәй табыны артында бүгенге көндә бакыйлыкка күчкән укытучыларыбызны да искә алып үттек.

 Очрашуга, сәламәтлекләре какшап тору сәбәпле, килә алмаган ветеран укытучыларны Әнисә апа Вәлиева, Халидә апа Әхмәтшина, Минһади Хайруллин, Чәчкә Гәрәева, Шифа апа, Гөлнур Гатауллиналарга Рәхмәт хатларын өйләренә барып тапшырдык. Барысы да куанып-шатланып каршы алып, рәхмәтләр укып, озатып калдылар.

     
 Резедә Камалетдинова, Зәй-Каратай мәктәбе укытучысы,  китапханәче

Язманы тулысы белән "Заман сулышы" газетында, 3 март санында укый аласыз

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев