Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"КЫҢГЫРАУ" СӘХИФӘСЕ

Шагыйрь Габдулла Тукайга багышланган шигырьләр

26 апрель - Габдулла Тукай туган көн. Тукайга Дан, шөһрәт син көтмәгәнсең, Бәлеш өмет итмәгәнсең, Язгансың бары... Милләтем диеп янгансың, Йортсыз-җирсез дә калгансың, Язгансың бары... Ятимлек тә сындырмаган, Сырхау җаның тындырмаган, Язгансың бары... Тәүфыйксыздан син качкансың, Иманлыга йөз ачкансың, Язгансың бары.. Мәхәббәтең илгә чиксез, Рухи дәрьяларың төпсез, Язгансың бары... Баш...

26 апрель - Габдулла Тукай туган көн.
Тукайга
Дан, шөһрәт син көтмәгәнсең,
Бәлеш өмет итмәгәнсең,
Язгансың бары...
Милләтем диеп янгансың,
Йортсыз-җирсез дә калгансың,
Язгансың бары...
Ятимлек тә сындырмаган,
Сырхау җаның тындырмаган,
Язгансың бары...
Тәүфыйксыздан син качкансың,
Иманлыга йөз ачкансың,
Язгансың бары..
Мәхәббәтең илгә чиксез,
Рухи дәрьяларың төпсез,
Язгансың бары...
Баш иябез шәхесеңә,
Сокланабыз һәр эшеңә
Ихлас күңелдән.
Җаның булсын оҗмахларда,
Бүген җырың дөньяларда
Гөлгә күмелгән.
Нурия Сәлманова
Япь-яшь Тукай
Бәйрәм бүген, бер ямь бүген,
Бөек Тукай туган көн.
Ул милләткә багышлаган
Хезмәтләрен, бар көчен.
Тукайдан моң-илһам алып,
Җыр-шигырьләр язабыз.
"Туган тел"нең матурлыгын
Яшәү ямен табабыз.
Тормыш серен өйрәткән ул,
Япь-яшь, кыска гомерендә.
Хезмәтләрен өйрәнәбез,
Кирәкле ул бүгендә.
Якты-җылы яз җитүгә,
Зурлап искә алабыз.
Тәбриклибез, хөрмәтлибез
Мәдхияләр язабыз.
Мәктәпләрдә гөрләп уза,
Тукайның туган көне.
Тырыш булырга өндәгән
Тырышкан кеше көчле.
Ходайдан илһам алган ул,
Күпме мәгънә сүзендә.
Мәңге бөек, япь-яшь булып,
Саклана ул - күңелдә.
Мәһәрша Вәлиуллова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тукай