Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Йөрәкләрдә ялкын бар әле

"Сүнмәс ялкын" фольклор төркеме 2000 елның көзендә "Ветеран" үзәге каршында оешты. Аңа исемне озак уйлап йөрергә туры килмәде, Федотовка авылында чыгыш ясаганнан соң тамашачы үзе тәкъдим итте. "Үзегез ярыйсы гына яшьтә булсагыз да, күңелегез тулы дәрт, ялкын сезнең. Төркемегез дә "Сүнмәс ялкын" булсын!" - диде алар. Шул көннән башлап, "Сүнмәс...

"Сүнмәс ялкын" фольклор төркеме 2000 елның көзендә "Ветеран" үзәге каршында оешты. Аңа исемне озак уйлап йөрергә туры килмәде, Федотовка авылында чыгыш ясаганнан соң тамашачы үзе тәкъдим итте. "Үзегез ярыйсы гына яшьтә булсагыз да, күңелегез тулы дәрт, ялкын сезнең. Төркемегез дә "Сүнмәс ялкын" булсын!" - диде алар.


Шул көннән башлап, "Сүнмәс ялкын" төркеме районыбызның төрле авылларында чыгыш ясый. Безне һәр җирдә сөенеп каршы алып, ак юл теләп озатып калалар. Соңгы вакытта төркемебез шәһәрдә уздырылучы күп кенә чараларда катнашып, ялкынлы чыгышын күрсәтә. Хәзер без Мәдәният сарае бинасында эшлибез. Аның директоры Флера Төхвәтовага рәхмәтебез чиксез. Ул безне берсүзсез кабул итте, репетицияләргә шатланып йөрерлек уңай шартлар тудырды.
Күптән түгел Подлесный совхозы китапханәсенең 50 еллык юбилей кичәсендә катнаштык. Бу безнең анда беренче чыгышыбыз гына түгел. Подлесный халкы безне үз итеп, яратып бәйрәмнәргә чакыра. Кирлегәч авылы ветераннарының "Ихлас" төркеме белән дә мөнәсәбәтләребез яхшы. Әледән-әле бер-беребезне кунакка чакырып торабыз. Август аенда Әлмәт шәһәрендә үткән ветераннарның "Балкыш" республика фестивалендә дә бергәләп чыгыш ясадык. Әниләр көне уңаеннан оештырылган концертны шул ук Кирлегәч, Подлесный совхозы халкы бик җылы кабул итте. Моннан тыш, күп кенә тематик кичәләр оештырабыз. Хәзерге вакытта төркемдә татар халкының иң яраткан бәйрәмнәренең берсе - "Каз өмәсе"нә әзерлек бара.
Гадәттә, репертуарыбызда халык җырлары, татар халкының йола-уеннары урын ала. Шулар аша халкыбызның гореф-гадәтләрен, онытылып барган җырлы-биюле уеннарын тамашачыга җиткерергә тырышабыз. Теләгебез - буыннар чылбыры өзелмәсен, нык булсын иде.
Яшьләре җитмештән узса да, төркемгә йөрүчеләрнең күңелләре һәрчак шат. Балаларча куанып репетициягә, концертларга йөри алар. Чыннан да, кеше арасына чыгу аларга көч бирә, җәмгыятьтә үзләренең кирәклеген тоеп яшәргә ярдәм итә. Шулай булмаса, ул матур күлмәкләрен кая киярләр иде дә, кемгә күренерләр иде тынгысыз әбиләребез. "Син репетициягә чакырып шалтыратсаң, күтәрелгән кан басымы да төшеп китә", ди алар.
Дөнья безнең белән исәпләшеп тормый икән шул. Арабыздан артистларыбыз китә тора. Әле шушы көздә генә Раушания апабызны, Минсәгыйть абыебызны югалттык. Чыннан да, чын артистларга тиң кешеләр иде. Урыннары оҗмахта булсын. Раушания апаның үзенә генә хас тавышы, ул яратып башкара торган "Ак болытлар" җыры әле һаман да колакларда чыңлый. Ул җырны башкарып кына калмый, аны уйный да иде. Яңа елда чегән булып киенеп чыгып, чегәнчә җырлап-биеп тамашачыны гына түгел, безне дә шаккаттырган иде бит.
Минсәгыйть абый да концертларга бик теләп, яратып йөрде. Шулай булмаса, станциядән үк шәһәргә килеп йөрер идеме соң?
Тормыш, җырлар дәвам итә. Чөнки йөрәкләрдә ялкын сүнмәгән әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сњнмђс ялкын