Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

Мастерлар мәктәбе

Институтта яисә башка уку йортында алган белемнәр хәзер бер кайгысыз пенсиягә кадәр эшләргә җитми. Квалификацияне һәрдаим күтәреп торырга, югары белем алырга кирәк. Белем арттыру һәм квалификацияне күтәрү хезмәткәрләр өчен генә түгел, ә оешма өчен дә мөһим. "Татнефть-РемСервис" җәмгыятендәге Мастерлар әзерләү мәктәбендә укыту - производство өчен лидерлар әзерләүдә мөһим мәсьәләләрнең берсе....

Институтта яисә башка уку йортында алган белемнәр хәзер бер кайгысыз пенсиягә кадәр эшләргә җитми. Квалификацияне һәрдаим күтәреп торырга, югары белем алырга кирәк. Белем арттыру һәм квалификацияне күтәрү хезмәткәрләр өчен генә түгел, ә оешма өчен дә мөһим.

"Татнефть-РемСервис" җәмгыятендәге Мастерлар әзерләү мәктәбендә укыту - производство өчен лидерлар әзерләүдә мөһим мәсьәләләрнең берсе. Проектның нигезендә яңа төр мастерлар әзерләү идеясе ята.
Мастерлар әзерләү мәктәбе өчен хезмәткәрләр эзләү һәм аларны сайлап алу берничә этаптан тора. Нигездә бу - югары яисә урта һөнәри белемнәре булган гади эшчеләр. Беренче этапта - укырга теләк белдергән хезмәткәрләр арасыннан лидерлык сыйфатлары булган, карьера үсешенә омтылган, югары интеллектлы яшьләр сайлап алына.
Мәктәптә дәресләрне идарәче компаниянең барлык юнәлешләре буенча баш белгечләр алып бара. Дәрес барышында укучылар "Татнефть-РемСервис" җәмгыяте эшчәнлегенең юнәлеше һәм структурасы белән таныша, аралашу технологиясен үзләштерә, персонал белән идарә итәргә өйрәнә.
Быел җәмгыятебездә мондый төр укулар ике тапкыр: февраль - апрель һәм август - сентябрь аралыгында үткәрелде. Көзге уку вакытында 30 кандидатның 19ы лекцияләр курсын тулысы белән үтеп, тестларда катнашу хокукы алган иде.
Мастерлар әзерләү мәктәбен уңышлы тәмамлаучылар иң элек стажер булып производствода эшли, аннан соң мастер вазифасына билгеләнә.
"Татнефть-РемСервис" җәмгыятенә заман белән бергә атларга, барлык үзгәрешләргә әзер булырга, заманча таләпләргә җавап бирүче кадрлар составы әзерләргә, эшләүче белгечләрнең квалификациясен күтәрергә кирәк. Ә инде яхшы белгеч булып, эшчәнлектә уңышларга ирешү өчен белемнән башка сәләт, омтылыш, инициатива һәм әлбәттә, зур теләк кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев