СӘЛАМӘТЛЕК рубрикасы буенча яңалыклар
-
Йомырканы кетәклектән алып керүгә ашарга кирәк
– Йомырка кетәклектән алып кергән көнендә үк ашаганда күбрәк файдалы.
-
Ач карынга ашарга ярамый торган ризыклар
Табиб бу җәһәттән үз киңәшләрен биргән.
-
Хәлвә гемоглобинны күтәрә
Организмда гемоглобин төшүен кайбер билгеләр аша да белеп була. Мәсәлән, тире коруы, чәч һәм тырнакларның сынучанлыгы, хәлсезлек, аңны югалту һәм һава җитмәү гемоглобин түбән булуын күрсәтә. Канда гемоглобинны күтәрү өчен нинди ризыклар ярдәмгә килә соң?
-
Бавыр өчен нинди ризыклар файдалы?
Бавыр эшчәнлеген яхшырту өчен иң файдалы продуктларны санап чыгыйк.
-
Даруны нәрсә белән эчәргә ярамый?
Даруларны чәй, каһвә яисә энергетиклар белән эчү аеруча куркыныч. Бу эчемлекләр составында кофеин бар, ул дарулар белән реакциягә керергә һәм икенче эффект бирергә мөмкин.
-
Сау-сәламәт кешедә тромблар барлыкка килми
Статистикага күз салсак, күп кенә кеше кисәк кенә тромб өзелүдән вафат була... Мондый куркыныч нәрсәдән барлыкка килә соң? Казан шәһәре ашыгыч ярдәм станциясе баш табибы, хирург Фәрит Галәветдинов безгә шул хакта сөйләде.
-
Әзер күзлек зыянлы түгелме?
Соңгы арада күзем начар күрә башлады. Күзлек алмыйча булмый. Аның әзерен генә сатып алсаң, зыяны юкмы икән? Резеда К. Казан
-
Һава җитмәү нинди авыруларның билгесе булырга мөмкин?
Һава җитми! Каядыр соңга калмас өчен йөгергәндә йә булмаса өске катка җәяү менгәндә, бу сүзләрне еш кабатларга туры килә. Әмма кайберәүләр бернинди физик авырлык килмәгән вакытта та да һава җитмәүдән интегә. Ул ни сәбәпле килеп чыга? Һава җитмәү нинди авыруларның билгесе булырга мөмкин?
-
Лимфа бизләрен чистарту ЫСУЛЛАРЫ
Лимфа бизләренә организмдагы барлык әгъзаларның, барлык тукымаларның эшчәнлеге бәйле икән. Организмнан токсиннар, шлаклар нәкъ шул лимфа бизләре хисабына чыгарыла да инде.
-
Электрон сигаретның нинди очракларда үлем куркынычы белән янавын аңлатканнар
Вейп тарту анафилактик шокка һәм үлемгә китерергә мөмкин. Электрон сигарет составында “химия” бик күп. Аның төтенен суыру сулыш органнары һәм үпкә тукымаларына зыян салырга мөмкин.
-
Нинди авырулар булганда мунчага барырга ярамый?
Эссе мунчада рәхәтләнеп чабынырга күпләр ярата. Бигрәк тә кышкы мунча бик “тәмле” була. Тик табиблар кайбер авырулар булган очракта эссе мунчага барырга ярамавы турында кисәтә.
-
Хөрмә файдалы да, тәмле дә
Хөрмә ашказаны-эчәк тракты проблемаларыннан коткара, гипертониядән ярдәм итә, аның бөергә таш утыру куркынычы булганда файдасы зур, бәвелне куа. Яман шеш авыруларын, үпкә чирләрен кисәтә, картаюдан саклый, нервларны тынычландыра, акыл эшчәнлеген яхшырта. Хөрмә яратучыларның озаграк яшәве билгеле.
-
Яңа ел каникулларыннан соң режимны җайга салабыз
Су эчү режимын сакламасагыз, бернинди диета да мәгънәсез. Суны әкрен генә эчәргә кирәк, ул күзәнәкләргә узсын өчен. Эш шунда ки, метаболизмны тәэмин итүче ферментлар билгеле бер ябышлыкта эшли, шуңа күрә сусыз барлык тырышлыклар бушка булачак.
-
Омега-3не ничек дөрес кулланырга? ТАБИБ КИҢӘШЛӘРЕ
Соңгы арада халык омега-3 майлы кислотасын эчү белән мавыга. Аны ел әйләнәсе диярлек кулланучылар да бар. Бик күп кенә чирләрне кисәтүе, иммунитетны ныгытуы белән игътибарга лаек ул. Омега-3 организмга тагын нинди файда китерә? Аны чамасыз куллану зарарлымы? Табиб-терапевт Гөлназ Шәйдуллина шул сорауларыбызга ачыклык кертте.
-
Кишер канны арттыра, томауны бетерә, йөрәкне ныгыта
Кишер ашагач, авыз куышлыгы микроорганизмнардан чистара. Ангина, стоматит, грипп булганда, кишер согы белән авызны һәм тамакны чайкыйлар.