Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Белгечләр яз көне талпан тешләү куркынычы булуы хакында искә төшерде

Талпаннар энцефалит кына түгел, башка авыруларны, шул исәптән боррелиозны да тарата.

Россия халкына алдан ук талпаннарның язгы активлашу чорына әзерләнергә кирәк.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) дезинфектология фәнни-тикшеренү институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Наталья Шашина бу хакта Sputnik радиосы эфирында сөйләгән.

Белгеч сүзләренчә, илнең кайбер төбәкләрендә талпан энцефалитыннан прививканы алдан ясатуның файдасы бар. «Ни өчен алдан ук башларга — беренче сезонда ике прививка ясарга кирәк, алар арасында ике ай көтәргә яки ашыгыч булганда ике атна көтү мөһим», — дип аңлатты ул.

Шашина талпан энцефалитыннан вакцинация үткәрү максатка ярашлы булган төбәкләр арасында Красноярск краен, Новосибирск, Томск һәм Төмән өлкәләрен телгә алды. Шулай ук ул талпаннар тарата торган иң киң таралган инфекциядән боррелиозны атады.

Талпан тешләгәндә вирус эләксен өчен биш минут вакыт җитә, ә боррелиозга 18 сәгатькә якын вакыт китә. Бөҗәк тешләүдән үзеңне саклау өчен дөрес итеп киенү кирәк. Озын чалбарны оекбашларга, ә күлмәкне чалбарга кыстырып кую хәерле.

«Тукыма теләсә нинди булырга мөмкин, талпаннар тукыма аша тешләми, әмма алар кием астына эләгүгә, кан суыру өчен урын эзли башлый», — диде Роспотребнадзор вәкиле. 

 

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев