Ике беләгеңдә дә кан басымың бертөрлеме?
Тонометрдагы күрсәткечләрдә аерма булса, хәвефләнергә урын бар.
Артериаль кан басымының сул һәм уң куллардагы күрсәткечләрендә аерма булган кешеләр инсульт һәм йөрәк өянәкләренә ешрак бирешә. Бу хакта "Hypertension" журналында галимнәр төркеме тарафыннан бастырылган мәкаләдә әйтелә.
Экспертлар төрле континентларда яшәүче 54 мең кеше катнашкан 24 тикшеренүне анализлаган. Артериаль кан басымы күрсәткечләрендәге аерма, шулай ук ун ел дәвамында үлем очраклары, йөрәк өянәге һәм инсультлар саны чагыштырылган.
Тикшеренү нәтиҗәләре күрсәтүенчә, терекөмеш баганасының биш миллиметрыннан артып киткән аермалар йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлү ихтималлыгын фаразларга мөмкинлек бирә. Галимнәр белдерүенчә, хәтта бер миллиметр аерма да әлеге авырулар үсеше куркынычын бер процентка арттыра, дип яза Кызыл таң.
Фото: pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев