Татарстан акушер-гинекологлары булачак әниләрнең якыннарына ковидка каршы прививка ясатырга киңәш итәләр
Бүгенге көндә республикада 22 бәби көтүче хатын-кызда коронавирус булуы ачыкланган.
Булачак әниләргә әлеге вирусны йоктырмас өчен, аларның гаилә әгъзаларына, якыннарына коронавируска каршы вакцина ясату хәерле ди табиблар. Бу турыда, республика сәламәтлек саклау министрлыгының баш акушер-гинекологы Татьяна Шиһабетдинова, “Татар-информ” агентлыгында үткән матбугат конференциясендә әйтте.
“Безгә йөкле хатын-кызларда булган иң авыр коронавирус очраклары белән очрашырга туры килде. Авырлы яки имезүче хатын-кызга вакцина ясарга ярамый. Шуңа күрә аның якыннары ковидка каршы чараларны үтәргә тиеш. Чирне дәвалауга караганда , аны алдан кисәтеп кую яхшырак.”- диде ул.
“ Әни булырга әзерләнгән хатын-кыз, бәбигә узганчы, кимендә өч ай алдан прививка ясатырга тиеш”- дип белдерә КГМУның медицина фәннәре докторы Рушания Габидуллина.
Бүгенге көндә республикада коронавирустан- 22, ОРВИ дән 275 йөкле хатын –кыз күзәтү астында. Ә тугызысы госпитализацияләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев