Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Чаңгычылар тик тормый – медальләр яулый

Әле чаңгыда йөрү сезонына иртәрәк булса да, лениногорскиның яшь чаңгычылары эшсез тормый.

Шушы көннәрдә генә чаңгы узышлары буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелеге ярышлары булып үтте. 

Бәйгедә 30 метр арага  йөгерү, басып торган урыннан озынлыкка сикерү, туп ыргыту һәм тагын күп төрләрдә көч сынашулар, 60, 100, 350,800, 1000 метрга узышлар булды.  Ярышларында балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең барсыда катнашты. Яхшы көзге һава торышы да  яхшы нәтиҗәләр күрсәтүгә ярдәм итми калмады, билгеле.

Үз яшьләрендәге спортчылар төркемендә алтын медальләрне Булат Шакиров, Камилла Щербакова, Кәрим Галиев, Кристина Муравцева, Андрей Архипов, Дарья Уланова, Антон Рыков, Валентин Ермолаев яулап алдылар. 

Икенче урын һәм көмеш медальләр Тимур Галиев, Самира Хәсәнова, Богдан Умбиталиев, Аделина Вафина, Дамир Латыйпов, Айдар Шәйдуллин һәм Солтан Дәүләтшинда .

Ә Александр Мостаев, Серафим Зарубежнов, Айдар Хәкимов, Аяз Вафин, Иван Еремеев бронза медальләргә ия булдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев