Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Финал сыбызгысына кадәр - иң кызу темпта (волейбол ярышлары нәтиҗәсе)

Лениногорск районының Чкалов мәктәбендә, тирә-як авылларның 8-9 нчы сыйныф укучыларыннан торган командалары арасында волейбол ярышлары булды .

Шөгердәге В. Чкалов исемендәге мәктәптә спорт ярышлары бик еш булып тора. Әле 23нче гыйнварда гына 7-9нчы сыйныфта укучы балаларның баскетбол ярышына төрле авыллардан җыелганнар иде. Ул бәйгедә хуҗалар командасы беренчелеккә чыкты.

Ә 6нчы февральдә  "шул сәгатьтә, шул ук урында" волейболга килделәр. Районнан алты команда - кызлар,  тугыз команда - егетләр катнашты. 8-9нчы сыйныфта укучы үсмерләр,  уенның беренче минутларыннан ук, үзләренең волейбол белән  җитди шөгыльләнгәннәрен сиздерде,  Кызыклы комбинацияләр -  бәйгенең беренче минутларыннан ук, аның  гади генә булмаячагын ачып салды.  Һәр авыл командасы  уртак бәйләнештә  нәтиҗәле итеп уйный белүен  күрсәтте. Уен, финал сыбызгысы тавышына кадәр  гаять кызу темпта барды. Чкалов мәктәбе командасы бу юлы 3нче урын белән канәгатьләнсә дә, мавыктыргыч һәм  катлаулы комбинацияләрдән торган уен күрсәтте. Алга таба  осталыкларын үстерү өстендә тагы да ныграк эшләячәген белдерде.   Уенның нәтиҗәсе: яшүсмер егетләр арасында 1нче урында - Сарабиккол, 2нче урында - Тимәш  командасы.   

Кызлар командалары арасында: беренчедә - Тимәш, икенче урында - Түбән Чыршылы, өченчедә - Кирлегәч мәктәбе командасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев