Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск чаңгычылары иң көчле ун команда арасында

Лениногорскиның чаңгы спорт мәктәбе үсмерләре шушы көннәрдә Бөгелмәдә узган ярышларда булып кайттылар.

Бөгелмә шәһәрендә Фәнис Кәримов истәлегенә үткәрелгән республика ярышларында  республиканың  100 дән артык иң көчле чаңгычысы стартка чыкты.

Традиция буенча  бәйгенең беренче көнендә -спринт, икенче көнне- эстафета ярышлары узды.

Башта  ярымфиналда катнашучыларны сайлап алу, ярышларның “пролог” өлеше булды, аннан соң ярымфинал ярышлары оештырылды.

Өлкәнрәк үсмерләр арасында ярымфиналга Камил Сәгъдиев чыкты. Кечерәкләр арасында Антон Рыков бик яхшы чыгыш ясады, ә аннары финалда алтынчы  урынны алуга иреште. 

Безнең чаңгычылардан Аяз Вафин, Тимур Фәсхетдинов, Артем Тимошкин, Нияз Хамматов, Дамир Латыйпов, Даша Уланова, Камилла Нагиева һәм Кристина Муравцева лаеклы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Эстафета ярышларында  безнең команда составында Камил Сәгъдиев, Камилә Нәгыева, Антон Рыков, Кристина Муравцева чыгыш ясады һәм  гомуми нәтиҗәдә иң көчле ун команда арасына керде.

Белешмә

Милиция полковнигы Фәнис Кәримов  2004 нче елда Назрань шәһәрендә хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак була

1984 елда, Мәскәү энергетика институтының Казан филиалын тәмамлап, ул хезмәт эшчәнлеген дежур инженер, ә аннары "Татэнерго" Бөгелмә электр челтәрләренең "Бөгелмә-500"подстанциясе мастеры булып башлый. Бу вазыйфадан ВЛКСМның Бөгелмә шәһәр комитетына эшкә чакырыла, анда 1986 елда комсомол оешмалары бүлеген җитәкли, соңрак шәһәр комитетының икенче секретаре итеп сайлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев