Лениногорск көрәшчеләренең тагын бер уңышы
Октябрьнең азаккы көннәре Лениногорск көрәшчеләренә тагын бер җиңү китерде.
Волжск шәһәрендә Марий целлюлоза-кәгазь комбинаты һәм аның элеккеге директоры Леонид Лобаницкий истәлегенә яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча ачык республика турниры булып узды.
Бу көннне шәһәрнең спорт сараена Удмуртия, Татарстан, Башкортстан, Марий-Эл, Төмән, Ульяновск, Пенза, Волгоград, Оренбург, Самара өлкәләреннән килгән 250 дән артык яшь көрәшче җыелды. 2006-2011 елларда туган яшь көрәшчеләр 18 үлчәү категориясендә көч сынашты. Лениногорск данын 3 нче спорт мәктәбеннән 12 укучы яклады. Ике көн ярыш нәтиҗәләре буенча кискен көрәштә безнең спортчылар 2 көмеш медаль яулады: 2008-2009 елларда туган Илмир Мәрданшин 38 килограммга кадәрле авырлык категориясендә, ә Арслан Яфасов 2006-2008 елгы үсмерләр арасында, 62 килограммга кадәр авырлык категориясендә икенче урыннарны яуладылар.
Турнирда җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасында Волжск һәм Сернур епискобы Феофан катнашты. Ул барлык катнашучыларга үзенең хәер- фатихасы белән изге Николай Чудотворец иконасын бүләк итте..
«Без чакыру һәм турнирны югары дәрәҗәдә оештыру һәм уздыру өчен рәхмәтлебез. Бик көчле спортчылар, кызыклы һәм мавыктыргыч ярышлар. Яшь көрәшчеләр өчен мондый ярышлар бик кирәк. Биредә алар тәҗрибә туплыйлар. Безнең егетләрнең ел дәвамында куйган тырышлыклары зур нәтиҗәләр бирә, ике көмеш медаль - бик лаеклы күрсәткеч», - дип билгеләп үтте Лениногорск командасы тренеры Владимир Майоров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев