Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск көрәшчесе Кировтан көмеш медаль белән кайтты

Киров шәһәрендә грек-рим көрәше буенча Идел буе федераль округы Беренчелеге үтте, безнең 3нче спорт мәктәбе көрәшчеләре дә катнашты.


Ярышларга 13 республика һәм өлкәләрдән 300 көрәшче килде. Беренчелек 18 яшькә кадәргеләр (2004-2006 елгы) өчен уздырылды.
Финалда Лениногорскиның 3нче спорт мәктәбе көрәшчесе Егор Илюхин Октябрьский спортчысы белән көрәште. Нәтиҗәдә, Егор Идел буе федераль округы Беренчелегенең көмеш приз иясе булды.

Ул февраль азагында Омскида Россия Беренчелегендә катнашачак.

Үз үлчәү категорияләрендә бишенче урынны Артем Давлетшин, Сергей Чатуров алды.

Фотолар: 3нче спорт мәктәбе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев