Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскида бил алышырдай егетләр бар

Үткән атнада Лениногорскида 1994 - 2003 елгы яшүсмерләр бил алышты. Бик барып карап торасы килгән иде. Кызганыч, ашыгыч эш килеп чыгып, планыбызны үзгәртергә туры килде. Ләкин районыбызда милли көрәш торышы турында язачакбыз әле. Соңгы елларда безнең Сабан туенда абсолют батыр булып башка район егетләренең калуы бик эчне пошыра. Республика күләмендә...

Үткән атнада Лениногорскида 1994 - 2003 елгы яшүсмерләр бил алышты.
Бик барып карап торасы килгән иде. Кызганыч, ашыгыч эш килеп чыгып, планыбызны үзгәртергә туры килде. Ләкин районыбызда милли көрәш торышы турында язачакбыз әле. Соңгы елларда безнең Сабан туенда абсолют батыр булып башка район егетләренең калуы бик эчне пошыра. Республика күләмендә үткән көрәш ярышларын да карап барабыз. Тик урыннарны күрсәткән таблицаның иң аскы баскычында да безнекеләр юк.
Үткән атнада район һәм шәһәребез мәктәпләре арасында милли көрәш буенча ярыш күңелгә өмет чаткысы салды. Бар бит безнең бил алышырдай егетләребез! Шуңа Мәгариф идарәсеннән килгән исемлектән бернәрсәне дә кыскартмыйча бирәбез. Күрсеннәр, белеп торсыннар.
1998 - 2003 елгы яшүсмерләр арасында төрле үлчәү авырлыкларында беренче урынны түбәндәге егетләребез алды: Фаяз Ризванов (Зеленая Роща), Адель Хаҗипов (Шөгер), Тимур Ризванов (Сугышлы), Рузил Тәхаутдинов (Зеленая Роща), Айдар Халиков (Зеленая Роща), Нурсил Вәлиев (Куакбаш), Руслан Вәлиев (Куакбаш), Ранис Әхмәтҗанов (Зеленая Роща).
1994 - 1997 елгылар арасында I урын алучылар (төрле үлчәү авырлыгында): Сергей Винярский (Тимәш), Инсаф Сафин (ЛНТ), Дамир Муллахмәтов (Керкәле), Галиулла Казыйханов (5 нче мәктәп), Равшан Яфасов (6 нчы мәктәп).
Команда күләмендәге ярышта:
I урында - Зеленая Роща командасы (тренеры - Илшат Нургалиев)
II урында - Куакбаш командасы (тренеры - Радик Зиатдинов)
III урында - Тимәш командасы (тренеры - Уел Бадыкшанов)
Абсолют батыр исеменә 6 нчы мәктәп укучысы Равшан Яфасов лаек булган. Булдыргансыз егетләр, котлыйбыз! Көрәшүчеләргә, аларның тренерларына, ярышны оештыруда булышлык күрсәткән балаларга белем бирү - сәламәтләндерү үзәге (директоры - М.Хәсәнов), 3 нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе (директоры - А.Сафиуллин), ярышларның баш хөкемдары Р.Гыйматдиновка уңышлар телибез һәм милли көрәш буенча ярыш дәвамлы булыр дип өметләнеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кљрђш