Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Республика йөзү ярышларында лениногорскилылар җиңде

Лениногорскиның яшь йөзү осталары берничә көн элек республика күләм бәйгедә көч сынашып кайттылар.

Ярышлар Әлмәт шәһәренең “Мирас” йөзү бассейнында үтте.

Бәйге Татарстан спорт йөзүенең 100 еллыгы кысаларында үткәрелде. Көч сынашуларда республикабызның 32 шәһәре һәм районыннан  килгән, 500 дән артык иң көчле яшь йөзүче катнашты. 

Ярышлар программасы үз эченә 50 метрга  ирекле стиль белән, аркада, брасс, баттерфляй стильләре белән йөзүне алган иде.

Әлеге бәйгедә, Лениногорскины  “Юбилейный” бассейнында  шөгыльләнүче 11 баладан торган төркем  тәкъдим итте. Алар барысы да үз яшь төркемнәрендә иң яхшылар рәтенә кереп, лаеклы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Ә якташларыбыз Константин Кожевников һәм Анастасия Кожевникова, барлык көндәшләрен дә артта калдырып, республика ярышларының җиңүчеләре булдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев