Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәктәптә - практикада

Сарабикол мәктәбенең "Ләйсән" лагерында эш тагын да җанланып китте, чөнки практика үтәргә дип Лениногорск музыка һәм рәсем сәнгате колледжы студентлары Айгөл Хәкимова һәм Илмир Сәхабетдинов кайттылар. Алар беренче көннән үк үзләренең талантларын, балаларны яратуларын күрсәттеләр. Айгөл дә, Илмир дә - безнең мәктәпне тәмамлап киткән укучылар. Укыган вакытта ук сәләтле, актив,...

Сарабикол мәктәбенең "Ләйсән" лагерында эш тагын да җанланып китте, чөнки практика үтәргә дип Лениногорск музыка һәм рәсем сәнгате колледжы студентлары Айгөл Хәкимова һәм Илмир Сәхабетдинов кайттылар. Алар беренче көннән үк үзләренең талантларын, балаларны яратуларын күрсәттеләр.


Айгөл дә, Илмир дә - безнең мәктәпне тәмамлап киткән укучылар. Укыган вакытта ук сәләтле, актив, уңган - булган, һәр эшне җиренә җиткереп башкарулары белән аерылып торалар иде. Кечкенә вакыттан ук җырларга яраттылар. Бер генә концерт та, кичә дә алар катнашыннан башка узмады. Авылда узган Яңа ел, Сабантуй һәм башка бәйрәмнәрдә үзләренең моңлы җырлары белән сөендерделәр. Аларның дуэт белән җырлаулары бөтенесе күңеленә хуш килә иде. Авылга практикага кайткач, Айгөл һәм Илмир туган мәктәпләрендә эшләүләренә шатлануларын белдерделәр.
Хәзерге вакытта алар колледжның III курсын тәмамладылар. Уку дәверендә икесе турында да гел яхшы сүзләр генә ишетергә туры килде. Тырышып укыйлар, колледж тормышында актив катнашалар, төрле конкурсларда чыгыш ясап, призлы урыннар алалар... Соңгысы - Сочи шәһәредә узган "Бәллүр Магнолия" халыкара җыр конкурсы. Анда 500 дән артык конкурсант көч сынашкан. Айгөл беренче урынны яулаган һәм дипломант булган, ә Илмир икенче урын алып, лауреат исеменә лаек булган.
Без аларның һәр уңышына сөенеп торабыз, алар белән горурланабыз һәм Айгөл белән Илмирга киләчәктә зур уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мђктђп