Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның 6 нчы мәктәбендә “Хайваннар дөньясы серләре” дигән уен үтте

Бөтендөнья хайваннарны яклау көне уңаеннан, шәһәребезнең 6нчы мәктәбендә «Хайваннар дөньясы серләре» дип исемләнгән уен үтте. Анда шәһәр һәм районның барлык мәктәпләре дә катнашты. Чараны «Дала» заказнигы начальнигы Фәрит Динмөхәммәтов, мәгълүмати-методик үзәк һәм биология укытучылары оештырган иде. Ул дүрт турда үтте. Болар - «Хайванны фотодан танып бел», «Хайваннар турында кызыклы фактлар»,...

Бөтендөнья хайваннарны яклау көне уңаеннан, шәһәребезнең 6нчы мәктәбендә «Хайваннар дөньясы серләре» дип исемләнгән уен үтте.
Анда шәһәр һәм районның барлык мәктәпләре дә катнашты. Чараны «Дала» заказнигы начальнигы Фәрит Динмөхәммәтов, мәгълүмати-методик үзәк һәм биология укытучылары оештырган иде.
Ул дүрт турда үтте. Болар - «Хайванны фотодан танып бел», «Хайваннар турында кызыклы фактлар», «Кошларны тавышларыннан танып бел», «Кемнәр алар?». Аның барышында укучылар, хайваннарны фотодан танып белеп, табигать белеме һәм хайваннар дөньясы буенча белемнәрен күрсәтте, видеоролик карады, сорауга җавап бирде.
Уен нәтиҗәләре буенча, урыннар түбәндәгечә билгеләнде. I урында 6 нчы мәктәп укучысы - Валерия Никифорова. Икенче урынны Кирлегәч мәктәбе укучысы Айнур Мөэминов белән 5нче мәктәп укучысы Руслан Апанаев бүлеште. III урынны шулай ук, бертигез күләмдә баллар җыеп, берничә укучы яулады. Болар - Данил Йосыпов (2нче мәктәп), Айгөл Камалтдинова (4нче мәктәп), Анастасия Прописнова (7нче мәктәп), Ирина Кузьмина (10нчы мәктәп). Зеленая Роща мәктәбе укучысы Гөлнара Кәримова белән Шөгер мәктәбе укучысы Данияр Галимов шулай ук җиңүчеләр рәтендә.
Уен тәмамлангач, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. "Мондый уенны киләчәктә дә үткәрергә җыенабыз", диде Фәрит Динмөхәммәтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мђктђп

2
X