Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Хәтердә сез, хәтердә...

Сарабикол мәктәбе коллективы Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган чараларда актив катнашты. Обелиск янын тәртипкә китерү, хезмәт ветераннарына ярдәм итү, өмәләр оештырып, авыл урамнарын матурлау... Шушы эшләр янына сугыш вакытында балачаклары үткән өлкән кешеләрне мәктәпкә чакырып, алар белән очрашып, сөйләшеп кичәләр үткәрү дә өстәлде. 5 май көнне мәктәп ишекләре хезмәт ветераннары өчен...

Сарабикол мәктәбе коллективы Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган чараларда актив катнашты. Обелиск янын тәртипкә китерү, хезмәт ветераннарына ярдәм итү, өмәләр оештырып, авыл урамнарын матурлау... Шушы эшләр янына сугыш вакытында балачаклары үткән өлкән кешеләрне мәктәпкә чакырып, алар белән очрашып, сөйләшеп кичәләр үткәрү дә өстәлде.


5 май көнне мәктәп ишекләре хезмәт ветераннары өчен ачылды. 20 дән артык өлкән кеше чакырылган булса да, аларның алтысы гына килгән иде: Миннур Фәйрузова, Мәрзия Корбанова, Рәйсә Фәсхетдинова, Гөлсирин Якупова, Әнәс Төхвәтуллин һәм Рәшит Якупов абый.
Кичә бик эчтәлекле булды. Укучылар бәйрәм концерты күрсәтте. Ә ветераннар балачак истәлекләре белән уртаклашты, сугыш вакытында күргән авырлыклар турында сөйләделәр. Алар, авыр булса да, түзгәннәр, бирешмәгәннәр, Җиңү көнен якынлаштырганнар. Балаларга теләкләре дә изге булды: исәнлек, тырышып уку, әти-әниләргә, өлкәннәргә игелекле булу, сугыш афәтләре күрмәү. Соңыннан сөйләшү чәй табыны янында дәвам итте. Мәктәп директоры Сәлимә Әнвәр кызы Гатина мәктәп коллективы исеменнән өлкәннәрне олы бөйрәм белән котлады, аларга тыныч тормыш, бәхетле картлык, саулык теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мђктђп

2
X