Апрель ул - Тукай ае, шигърият ае. Елдагыча, 26 апрельдә әдәбият һәм мәдәният әһелләре, укучылар, студентлар Мәдәният сарае янына - Г.Тукай һәйкәленә җыелды. Һәркем шагыйрьгә карата үз уй-фикерен белдерергә тырышты. Укучылар театральләштерелгән күренеш тәкъдим итсә, төбәгебездәге язучы шагыйрьләр үзләренең иҗат җимешләрен укыды. Шәһәр мэры урынбасары Гөлфирә Рәфыйкованың чыгышын да тамашачылар...
Апрель ул - Тукай ае, шигърият ае. Елдагыча, 26 апрельдә әдәбият һәм мәдәният әһелләре, укучылар, студентлар Мәдәният сарае янына - Г.Тукай һәйкәленә җыелды.
Һәркем шагыйрьгә карата үз уй-фикерен белдерергә тырышты. Укучылар театральләштерелгән күренеш тәкъдим итсә, төбәгебездәге язучы шагыйрьләр үзләренең иҗат җимешләрен укыды. Шәһәр мэры урынбасары Гөлфирә Рәфыйкованың чыгышын да тамашачылар бик җылы кабул итте.
Нет комментариев