Лениногорск трамплинчысы Максим Сергеев Россия Чемпионатында икенче урын алды
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорск трамплинчысы Максим Сергеев Россия Чемпионатында икенче урын алды

7-8 гыйнвар көннәрендә Польшаның Закопане шәһәрендә чаңгыда трамплиннан сикерү буенча халыкара ярышлар узды. Россия юниорлар җыелма командасы составында лениногорскилы Максим Сергеев уңышлы чыгыш ясады. 101 спортчы арасында Максим 4 урын яулады. 10 гыйнварда Чайковский шәһәрендә чаңгыда трамплиннан сикерү буенча Россия Чемпионатының беренче старты булды. Әлеге ярышларда Максим Сергеев 2 урын...

7-8 гыйнвар көннәрендә Польшаның Закопане шәһәрендә чаңгыда трамплиннан сикерү буенча халыкара ярышлар узды.

Россия юниорлар җыелма командасы составында лениногорскилы Максим Сергеев уңышлы чыгыш ясады. 101 спортчы арасында Максим 4 урын яулады.
10 гыйнварда Чайковский шәһәрендә чаңгыда трамплиннан сикерү буенча Россия Чемпионатының беренче старты булды. Әлеге ярышларда Максим Сергеев 2 урын алды.
Котлыйбыз!

Нет комментариев