Лениногорскида Украинада һәлак булган Дамир Исламов белән хушлаштылар
Бүген Украинадагы махсус операция вакытында һәлак булган Дамир Исламов белән хушлашалар. Лениногорскиның мәдәният йортында үтә торган хушлашу мәрасименә дистәләгән кеше җыелды.
Хәрби белән хушлашу иртәнге сәгать 9да башланды. Һәлак булган офицер гаиләсенең кайгысын уртаклашырга Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин килде.
«Мин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев исеменнән гаиләнең кайгысын уртаклашырга килдем. Бүген дистәләрчә мең татарстанлы сезнең белән бергә югалту хәсрәтен кичерә һәм уртаклаша. Ул тормышка бик әзерлекле, игелекле, тәртипле кеше иде. Аның батырларча гамәл кылуы һичшиксез, безнең дәүләт башлыгы тарафыннан бәяләнде. Аны белгән кешеләр хәтерендә һәм йөрәгендә ул мәңге сакланыр", - дип мөрәҗәгать итте һәлак булган солдат гаиләсенә Фәрит Мөхәммәтшин.
Дамир Исламовка 26 яшь булган. Аңа Россия Герое исеме бирелде.
Ильмира Гәрәева фотолары
https://kazanreporter.ru/news/48784_pogibsego-na-ukraine-lejtenanta-pohoronat-na-rodine-v-leninogorske фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев