Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Сыйфатлы яңа күпер

Лениногорск шәһәрен Бөгелмә районы белән тоташтыручы күпер реконструкциядән соң янә сафка басты. Шушы көннәрдә аны рәсми рәвештә ачу тантанасы булды. Анда шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов, республиканың "Главтатдортранс" идарәсенең эксплуатацияләү буенча директор урынбасары Айрат Галиуллин, күпер корылмаларын төзү һәм ремонт ясау буенча начальник урынбасары Георгий Әхмәров һәм "Строймонтажсервис" җәмгыяте директоры Равил...

Лениногорск шәһәрен Бөгелмә районы белән тоташтыручы күпер реконструкциядән соң янә сафка басты. Шушы көннәрдә аны рәсми рәвештә ачу тантанасы булды.

Анда шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов, республиканың "Главтатдортранс" идарәсенең эксплуатацияләү буенча директор урынбасары Айрат Галиуллин, күпер корылмаларын төзү һәм ремонт ясау буенча начальник урынбасары Георгий Әхмәров һәм "Строймонтажсервис" җәмгыяте директоры Равил Фәттахов катнашты.
- Лениногорск - Бөгелмә трассасындагы күпер бик күпләрне борчый иде. Чөнки аның йөк күтәрүчәнлеге "аксады". Хәзер бу күпердән курыкмыйча чыгарга була. Эшне озакка сузмыйча, җиренә җиткереп эшләгәннәре өчен төзүче егетләргә рәхмәт, - диде шәһәр мэры, тантананы ачып җибәреп. "Строймонтажсервис" җәмгыяте төзүчеләре эшкә май аенда тотынып, вакытында төгәлләп тә куйганнар. Җәен әйләнгеч юлдан шактый йөрергә туры килде килүен. Түзәбез: нәтиҗәсе генә булсын. Ә ул бүген сөендерә: Лениногорскидан Бөгелмәгә барганда Поповка елгасы аша без өр-яңа күпердән чыгачакбыз. Әле ул Башкортстан Республикасы, көньяк-көнчыгыш регионнар белән бәйләүдә дә зур роль уйнаячак.
"Главтатдортранс" идарәсенең эксплуатацияләү буенча директор урынбасары Айрат Галиуллин төзүче күзлегеннән чыгып, яңа объектка югары бәя бирде һәм төзелеш тәмамланганнан соң күпернең чыдамлылыгын сынап карауларын әйтте.
- Гомумән алганда, Лениногорск районы күперләренең йөк күтәрүчәнлеге начаррак иде һәм алар еллар үтү белән дәүләт таләпләренә туры килми башлады. Әлеге күпергә реконструкция әнә шуны исәпкә алып ясалды, - диде Айрат Тәлгатович.
"Строймонтажсервис" директоры Равил Фәттахов киләчәктә дә бу эшләрне дәвам итеп, киләсе елга Лениногорск - Карабаш трассасында тагын ике күпер яңартылачагын хәбәр итте.
Шарлар белән бизәлгән машиналар яңа объектның сыйфатын сынау максатыннан, күпер аша үтте. Аларга бер-бер артлы тизрәк күпернең кулланылышка тапшырылуын көткән машиналар, автобуслар иярде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: књпер