Тимәштә яңа балалар бакчасы ачылды (+ ФОТОЛАР)
КӨН ТЕМАСЫ

Тимәштә яңа балалар бакчасы ачылды (+ ФОТОЛАР)

Бүген тимәшлеләр өчен күптән көтелгән шатлыклы вакыйга булды: 120 урынга исәпләнгән өр-яңа балалар бакчасы ачылды. "Карлыгач" балалар бакчасы бик матур, иркен, якты, бинаның беренче катында җылытылган идәннәр. Урамда бик зур мәйданчыгы да бар, таучыклар, өйчекләр ясалган. "Эшләр өчен барлык шартлар да тудырылган. Коллективта һәр белгеч үз урынында", ди бакча мөдире...

Бүген тимәшлеләр өчен күптән көтелгән шатлыклы вакыйга булды: 120 урынга исәпләнгән өр-яңа балалар бакчасы ачылды.

"Карлыгач" балалар бакчасы бик матур, иркен, якты, бинаның беренче катында җылытылган идәннәр. Урамда бик зур мәйданчыгы да бар, таучыклар, өйчекләр ясалган. "Эшләр өчен барлык шартлар да тудырылган.

Коллективта һәр белгеч үз урынында", ди бакча мөдире Оксана Чернова. Республика программасы нигезендә барлыкка килгән бина заманча таләпләргә җавап бирә.

Ачылу тантанасына район башлыгы Рәгать Хөсәенов, Мәгариф идарәсе начальнигы Вагиз Санатуллин, төзүче компания вәкилләре, авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Сираев, ата-аналар килгән иде. Кунаклар алдында нәниләр оста итеп чыгыш ясады.
Бу хакта тулырак язманы "Заман сулышы"ның алдагы санында укый аласыз.

садик в тимяшево лениногорск садик

Нет комментариев