Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

2025 елда 12 лениногорскилыда сулыш органнары туберкулезы авыруы ачыкланган

Узган елда әлеге авырудан үлем очраклары теркәлмәгән.

2025 елда 12 лениногорскилыда сулыш органнары туберкулезы авыруы ачыкланган.

Бу хакта редакциягә Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Лениногорск бүлеге табибы Рамилә Мөхәммәдиева хәбәр итте.

Гомумән алганда, Лениногорск шәһәре һәм районында туберкулез инфекциясе белән чирләүче эпидемиологик исәптә 23 кеше тора, шул исәптән актив бактерия бүлеп чыгаручы – 12 кеше.  Узган елда яңа ачыкланган 12 авыру кеше арасында барысы да диярлек – шәһәр кешеләре, бары берсе генә – авыл җирлегеннән.

Табиб Рамилә Мөхәммәдиева әйтүенчә, 18-49 яшьлекләр арасында әлеге авыру – сигез кешедә ачыкланган, 60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында – 3 кешедә, 50-59 яшьлекләр арасында – 1 кешедә. 

Яңа ачыкланган 12 кешенең өчесе – эшче, сигез кеше эшләмәүчеләр категориясенә керә, бер кеше – пенсионер. 

2024 елда туберкулездан ике кеше үлгән булган.

Лениногорск туберкулезга каршы көрәш диспансеры табиблары Хаҗия Просвирнина һәм Зөлфирә Хәмитова флюорографик тикшеренүләрнең мөһимлеген билгеләп узалар. 12 авыру очрагының алтысы нәкъ менә шундый тикшерү вакытында ачыкланган, ә икесе “риск” төркеменә керүчеләр арасында булган.

“Туберкулезны кисәтүдә иң мөһим юнәлешләрнең берсе - вакциналау һәм профилактик тикшерүләр. Чирне иртә стадиядә ачыклауда төп ысул булып, бүгенге дә флюорография кала. 15 яшьтән соң флюорографик тикшеренүләр узарга”, - ди табиблар. 

Белешмә.
2025 елда Лениногорск районында флюорографик тикшеренү узарга тиешле 48441 кеше булган, шуның 47750се узган. Ике елдан да күбрәк вакыт эчендә тикшеренү узмыйча йөрүче 691 кеше бар (2024 елда 585 кеше булган). 
Узган елда Лениногорск районында яңа туган балаларны вакцинацияләү күрсәткече – 96,3 процент. Ревакцинация – 100%.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев